Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 114 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 114 яңа очрагын ачыклаганнар.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 очрагы теркәлде. Барлыгы 44 859 очрак. Табиблар коронавирус йоктыручы белән элемтәдә булган һәм Covid-19 вирусын йоктыру ихтималы булган 11 мең кешене күзәтеп тора», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер тәүлек эчендә 102 кеше сәламәтләнүе турында әйтте.


Фикер өстәү