Белгеч киңәше. Кандаладан ничек сакланырга?

Бөҗәкләрнең пәйда булуын йокыдан уянгач, тәндәге канлы урыннардан күрергә мөмкин.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә кандаладан котылу ысулларын аңлатканнар.

Канэчкечләр барыннан да элек кием-салым, мебель, төрле әйберләр аша тарала. Алар шулай ук йорт түбәсендә яшәргә мөмкин. Кандаланың төп “ризыгы” – кан. Шуңа күрә бөҗәкләрнең пәйда булуын, йокыдан уянгач, тәндәге канлы урыннардан аңларга мөмкин.

Паразиттан саклану өчен бүлмәләрне даими юып-чистартып, җыештырып тору киңәш ителә. Шулай ук урын-җирне ешрак алыштыру, пычрагын исә, кәрҗингә салып озак тотмыйча гына, тизрәк юып алу кирәк.
Моннан тыш әллә нигә бер тапкыр мебельнең аулаграк почмакларында бөҗәк эзләрен тикшерү, фатирның обойларын бик озакка сузмыйча гына алыштыру таләп ителә.


Фикер өстәү