Синоптиклар Татарстанда буран, кар көртләре һәм күз күреме начарлану хакында кисәтә

Татарстанда яңа атна көчле кар яву, буран белән башлана, күз күреме 500 метрга кадәр начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1..-6 градус, көндез 0..-4 градус тәшкил итә.

 


Фикер өстәү