Танылган татар актерларының туганы махсус операциядә һәлак булган

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Ренат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтоваларның туганы махсус операциядә һәлак булган. Аны кичә туган авылында соңгы юлга озатканнар. Бу хакта Лилия Мәхмүтованың сеңлесе Ләйсән Мәхмүтова язган, дип хәбәр итә «Интертат».

«Алмаз Кәбиров – киявебез Ренат Шәмсинең туганнан туган энесе.

Алмаз яхшы, изге күңелле, күндәм егет…Иде… Алмаз Питрәч районының Карповка авылыннан. Аның кебекләр бик күп… Яшьләрдән берсен дә югалтасы килми, аларның бөтен тормышлары алда иде.

Алгы сызыкта вакытта Алмаз, тагын бер хәрби белән яраланган иптәш егетен куркынычсыз урынга күчергәндә, дрон эзәрлекләвенә дучар була. Алар икегә аерылылар, дрон Алмазны эзәрлекләүдән туктамый. Ике иптәш егет исән кала, Алмаз һәлак була. Бу 5 декабрь көнне була.

Рушания апа «йөзенә кагыла алсам ярар иде» дип теләде… 24 декабрь көнне, соңгы юлга озатканда Алмазның йөзенә кагылмаска куштылар… Саван аша ул аңа кагылды һәм: «Улым, менә син өйдә», – диде…

Алмазны бик күп кеше озатты… Урының оҗмахта булсын, Алмаз. Илебезнең асыл егетләре, ирләре китеп баралар, йөрәкләр сыкрый, әрни бит», – дип язган Ләйсән Мәхмүтова.

Социаль челтәрләрдә утыручылар да Алмазның якыннарының тирән кайгысын уртаклашкан. «Сабырлык бир, Ходаем», «Эх, Алмаз, киттең. Урының оҗмахта булсын. Балакай, туганнарына сабырлык бирсен, Аллам», «Әй, балакай.. Үксеп елыйм, түзә торган түгел. Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Нинди алма кебек егет әрәм булган бит. Әти-әниләренә сабырлыклар телик бу егетләребезнең», – эчтәлекле комментарийларны бихисап күп калдырганнар.

 


Фикер өстәү