Өчлеккә кем кергән?
Татарстан төбәкләрең йомгаклау рейтингында дүртенче урынга чыккан. Тормыш сыйфатын, төбәкнең социаль-икътисадый хәле, хезмәт базарындагы вазгыять, халыкның матди иминлеге, фәнни-технологик үсеш, халыкның сәламәт тормыш рәвешенә тартылу-тартылмавын исәпкә алып төзелгән ул.
Беренче өчлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе кергән. Ханты-Манси автономияле округы бишенче урынга “кунаклаган”. Ә менә Ингушетия, Яһүд автономияле округы һәм Тыва Республикасы исемлекнең иң ахырында калган.