Гараж җимерелү сәбәпле, ике кеше һәлак булган

Иваново шәһәренең Ермак урамында гараж җимерелгән.
Иваново шәһәренең Ермак урамында гараж җимерелгән. Гараж эчендәге ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Lenta.ru МЧСның Иваново өлкәсендәге идарәсе хәбәренә таянып яза.

Министрлык мәгълүматларына караганда, фаҗигадә ике кеше һәлак булган. Коткаручылар гараж хәрабәләре астыннан кешеләрне эзләүне дәвам итә. Шунда ук полициянең тикшерү-оператив төркеме эшли.
Җимерелүнең сәбәбе әлегә мәгълүм түгел. Иваново өлкәсе прокуратурасы үзенең телеграм-каналында гадәттән тыш хәлдән соң тикшерү башлануы турында хәбәр иткән.


Фикер өстәү