Татарстанда 220 торак пунктка су басу куркынычы яный

Татарстанда су басу куркынычы көчәя. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гадәттән тыш хәлләр буенча фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Максим Бедило фикеренчә, Татарстаннан тыш, Саратов, Тула, Оренбург, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләрендә, Пермь крае һәм Удмуртиядә шундый ук хәл күзәтелә.

Белгеч әйтүенчә, елгаларда боз катламының калынлыгы төрлечә: кайдадыр  – 60, ә кайдадыр 10 сантиметр гына. Шул сәбәпле боз кисәкләренең ярдан аерылу, кешеләр һәм техниканың боз астына төшеп китү куркынычы арта.

Республикада язгы ташу көтелгәннән көчлерәк булган очракта 39 муниципалитетта 220 торак пунктка су басу яный. 13,6 мең кеше, 10 социаль объект, 47 автомобиль юлы өлеше, 22 күпер һәм өч заводның табигать казасыннан зыян күрү ихтималы бар, дигән сүз бу.


Фикер өстәү