Беренче сыйныфка алу тәртибе үзгәрә

Быел Россиядә укучыларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр нигезендә кабул итә башлаячаклар. Тиешле документны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итте.

Яңа кагыйдәләрнең асылы нидән гыйбарәт? Документ нигезендә, булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары мәктәпкә гаризаны 1 апрельдән башлап 30 июньгә кадәр язарга тиеш булачак. Моңа кадәр аны 1 февральдән дә соңга калмыйча тапшырасы иде. Бу кагыйдә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләргә һәм балалар беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия булучыларга кагыла.
Элегрәк мәктәп, баланы беренче сыйныфка алу турындагы гаризаны 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа кагыйдә буенча кабул итү турындагы актны директор 30 июньнән соң 3 эш көне эчендә бастырырга тиеш санала.
Әгәр бала мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәсә, гаризаны 6 июльдән тапшырасы. Урыннар калса, баланы мәктәпкә кертәчәкләр. Кабул итү буш урыннар беткәнче барачак.
Ата-аналар гаризаны ничек тапшыра ала соң? Мәгариф министрлыгы берничә ысулны тәкъдим итә:
– ата-аналар үзләре мәктәпкә килеп;
– мәктәпнең электрон почтасына яисә сайтына хат юллап;
– дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталларын файдаланып;
– почта аша заказлы хат белән.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү