Татарстан cоциаль түләүләр арта

1 февральдән социаль түләүләр күләме арта, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге.

Быел әлеге түләүләр, алдан фаразланганча, 3,7 процентка түгел, ә күбрәк – 4,9 процентка индексацияләнә. Бу айлык акчалата түләү (ЕДВ) алучыларга кагыла. Татарстанда ул 327791 кешегә бирелә. Болар – инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиациягә дучар булучылар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һ.б. Арту күләме узган елдагы инфляциядән чыгып исәпләнгән. Моннан тыш ЕДВ составына керүче социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы бәясе дә 4,9 процентка үсә. Закон буенча, җыелма ЕДВ алучыларның һәммәсенә йә хезмәт күрсәтү рәвешендә, йә акчалата бирелә. Аның бәясе аена 1211,66 сумга җиткән. Бу  – инвалид балаларга дарулар, медицина кирәк-ярагы, сихәтле ризыклар (акчалата бирелгәндә – аена 933,25 сум), шифаханәгә юллама (акчалата бирелгәндә – аена 144,37 сум), шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту (акчалата бирелгәндә – аена 134,04 сум) дигән сүз.


Фикер өстәү