Путин социаль челтәрләрнең зыян салуын әйткән

Россия Президенты Владимир Путин, бүгенге мәгълүмат ресурслары кеше аңы белән торган саен күбрәк идарә итә, дип белдергән. Башта кешенең фикерен өйрәнәләр, аннан соң аңа нинди контент кирәк – шуны тәкъдим итәләр.

— Шуннан инде кеше, үзе белән идарә итүләрен аңлап та тормастан, теге яки бу карарга килү ягын карый башлый, – дигән Путин.

Президент билгеләп үткәнчә, оештыручылары өчен әлеге эшчәнлек төренең – бары тик бизнес кына, ә аның максаты – табыш алу гына икәнен беркайчан онытырга ярамый.

— Кызганычка, табыш алу бик еш кына теләсә нәрсә бәрабәренә эшләнә, дигән ул. – Теге яки бу контентның  билгеле бер кешеләргә ниндидер зыян ясау ихтималына алар төкереп тә бирми.

Президент әйтүенчә, хакимияттәгеләр, кешеләрнең сайлап алу хокукын чикләмичә генә, килеп туган  шушы хәл буенча чара күрергә тиеш.


Фикер өстәү