Мәчетләрдә оныклар белән татарча сөйләшүгә өндәгән плакатлар пәйда булган

Мондый плакатлар урнаштыруны республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим иткән.

Озакламый Татарстанның барлык мәчетләрендә “Син оныгың белән нинди телдә сөйләшәсеңме?” дип язылган постерлар урнаштырылачак. Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итә. “Халыкта динилек-миллилек тәрбияләү максатыннан чыгып, Татарстан мәчетләренә үгет-нәсихәт рәвешендәге плакатлар эленә. Махсус бастырып чыгарылган постерлар туган телебезне сакларга өнди”, – диелә Диния нәзарәте сайтында.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдиме белән эшләнгән постерлар республика мәчетләренә җибәрелгән. Шушы көннәрдә имамнар аларны урнаштыра да башлаган.


Фикер өстәү