Ничек итеп өйне һәрвакыт чиста-пөхтә тотарга?

Яхшы хуҗабикә булу җиңел түгел.   Ни генә дисәң дә, гаиләне карап тору, йортны тәртиптә тоту, ашарга пешерү, балалар мәшәкате барыбер хатын-кыз җилкәсенә төшә. Авыл җирендә яшәүчеләрнең әле боларга мал-туар карау, бакча эшләре дә өстәлә. Әле болардан тыш көн саен эшенә дә йөрисе бит! Ял көннәре ял итәм дияр идең дә, кая ул?! Чөнки атна буе җыелган тузан-пычрактан котылуга, юу-җыюга тулы бер көнеңне багышларга кирәк.

Күбебез шулай яши. Ә бит башкачарак яшәүче хуҗабикәләр дә бар икән.  Әлмәттә яшәүче Римма Габбасова мине йорт-җирне чиста-пөхтә тотуның үз ысулы белән таныштырып шаккатырды. Дөрес, үзе уйлап тапкан ысул түгел, ә инде бөтен дөньяга таралган «флай леди» (бал кортыдай хатын-кыз, «оча торган хатын-кыз» дип тә тәрҗемә ителә) ысулы икән бу. Ул инде  ике ел буе «флай-леди»ны үз тормышында кулланып килә икән. Әлеге ысулны кулланучы  хатын-кызлар барлык эшләргә генә түгел, үзләренә дә вакыт җиткерә башлый икән. Римма ханым әйтүенчә, ул өйне атнага бер тапкыр хәлдән тайганчы түгел, ә һәр көн саен, канәгатьлек хисе алып кына җыештыра. Фатирына кем генә теләсә кайсы вакытта килеп керсә дә, кызарырлык түгел – һәрвакыт чиста-пөхтә. Сүз уңаеннан, үзе дә чып-чын ледидан ким түгел: чәче-башы, тырнаклары, бит тиресе-куллары һәрвакыт каралган. Кыскасы, өе дә, үзе дә ялт иткән.

«Бал корты»на әйләнгән Римма ханым өй җыештыру буенча киңәшләре белән бүлеште.

* Һәр көнне иртән һәм кичен берәр эшне башкарып куярга. Иртән – урын-җирне пөхтә итеп җыярга, кичен – раковинаны ялтыратып юарга. Шушы ике урынны бик пөхтә тоту йортка «чисталык исе» бөркеп тора.

* Фатирда атна дәвамында һәр көн саен берәр бүлмәне җыештырып чыгарырга. Әйтик, дүшәмбе көнне – балалар бүлмәсен, сишәмбе – залны, чәршәмбе – йокы бүлмәсен, пәнҗешәмбе – аш бүлмәсен һ.б.

*Җыештыру-чистарту вакытын 15 минуттан арттырмаска. Озакламый сез үзегез дә, көн саен 15 минут вакытыгызны җыештыруга багышлауның торакны чиста тотуга ярдәм итүенә ышаначаксыз.

* Өйдә кирәкмәгән әйберләр тотмаска, ватык әйберләрне чыгарып атарга, киелмәгән кием-салымнарны мохтаҗларга бирергә, озак киелмәгән киемнәрне ташлама белән сатарга куярга мөмкин.

*  Берәр бүлмәдән тыш, һәр көн саен өйдә санаулы мизгелләрдә тәртипсезлек барлыкка килә торган «кайнар нокта»ларга да игътибар итәргә. Бу – коридордагы кием шкафы, бизәнү әйберләре өстәле, тәрәзә төбе булырга мөмкин. Анда һәр көн саен тәртип урнаштыруны гадәткә кертергә.

Моннан тыш Римма, өйдә ярамаган тагын дип,  иске башмаклар, сузылып беткән футболка, иске халат киеп йөрмәскә киңәш итә.  Хатын-кыз өендә һәрвакыт кунак каршыларга әзер булган кыяфәттә йөрергә тиеш, ди ул. Ә өйдә тәртип булгач, ялларны үзеңә, гаиләң белән ял итүгә багышларга мөмкин.  Ә ял иткән хатын-кызның кәефе нинди булганын чамалыйсыздыр инде.

Cүз уңаеннан. Өй җыештыру буенча берничә клининг компаниясенә дә мөрәҗәгать иттек. Казанның «Чистарт» клининг компаниясе белгече Искәндәр әйтүенчә, көндәлек җыештыру өчен түләү күләме бер квадрат метрга – 50 сумнан, ә генераль җыештыру өчен 70 сумнан башлана. Әйтик, 60 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирны гадәти җыештыру 2–2,5 мең, ә генераль җыештыру 4 мең сумга төшә.

 

 

 


Фикер өстәү