Телевидение пенсионерларның хәтерен начарайтуга һәм нерв системасын ярсытуга китерергә мөмкин. Невролог Юлия Покровская “Звезда” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
“Беренчедән, тискәре мәгълүматларның ташкын булып агылуы хәтергә суга. Аннан килеп, телевизорны күп карау, нәрсә туры килсә – шуны карау да организмга тискәре йогынты ясый”, – дигән ул.
Моннан тыш кадрларның еш алышынып торуы нерв системасын ярсытуга китерә. Бу исә өлкәннәрдә һәм балаларда аеруча чагылыш таба икән.
Белгеч басым ясап әйткәнчә, экранның тискәре тәэсиреннән котылу өчен, көнозын телевизор алдында утырмыйча, үзең өчен файдалы тапшыруларны гына карарга кирәк. “Телевизор каршында 1,5-2 сәгать утыруның әлләни зур зыяны юк. Әмма, әйтик, бу кешене борчуга сала, шомландыра торган хәбәрләр, куркыта торган фильмнар икән, организмга зыян салу өчен бер минуты да җитә”, – дигән Покровская.
Шул ук вакытта табиб өлкәннәргә өйрәтү характерындагы, үзләре өчен файдалы программаны, күзләре һәм нерв системасын киеренкелектән саклап кына, озаграк та карарга мөмкин булуын әйткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat