Мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

25 февральдә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30нчы җүзен белү буенча республика бәйгесе узачак.

Чара Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында оештырыла (Казан, Вознесение бистәсе, Цветочная ур., 24 й.). Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Госман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге уздыра, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Бәйгедә Татарстан Республикасы мөселман уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы ир-егет студентлар катнаша ала. Ярышларда команда белән катнашу каралган: һәр командадагы кешеләр саны 5тән артмаска тиеш. Бәйгедә катнашучылар Коръән хафизлар булырга тиеш түгел.

Коръән бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 22 февральгә кадәр sheihibra@bk.ru адресы буенча электрон почта аша кабул ителә. Гаризада команда исемен, белем бирү учреждениесен, катнашучыларның исем-фамилиясен күрсәтергә кирәк.


Фикер өстәү