Дару тәмле буламы, яки ничек балага дару эчертергә?

7 яшьлек улым чирләп киткән иде. Халык медицинасы белән генә дәвалап булмый бит. Табиб даруларга рецепт язып бирде, шуларны эчәргә кушты. Әмма балам аларны эчәргә түгел, күрергә дә теләми. Дару каптыру – иң зур мәшәкатебез. Ризык арасыннан да таба. Нишләргә икән?

Римма Нигъмәтҗанова, 37 яшь

Чулпан, 19 яшь
− Кем ничектер, бала вакытта дарулар эчү белән проблема булмады. Табиб шулай кушты, тизрәк савыгырсың, дип, әни чамасын белеп кенә бирә иде. Ничектер шул сүзе җитә кала иде инде. Ә менә энекәшем, гомумән, даруларны кабул итми. Хәер, сыеклык рәвешендәгесен эчә ала әле, әмма анысы да кәефе туры килсә генә. “Авызыңа очкыч очып керә, ишекләрне ач”, — дип, уен рәвешендә ияләштерергә тырышабыз.

Алинә Кравченко, балалар психологы
− Бала-чаганың дару эчүдән читләштерә торган берничә сәбәп һәм шуңа аңлатма бар. Күпчелеген аның тәме ошатмый. Кешегә тумыштан бирелгән сәләт ул. Әле ерак бабаларыбыз да агулы үсемлекләрне ашарга яраклыларыннан тәм аша аерган. Шуңа да балаларга даруларны эчүнең әһәмиятен һәм кирәк булуын уен рәвешендә аңлату хәрлерәк. Хәзер уенчык кибетләрендә “Нәни табиб” ише тупланмалар сатыла бит. Фолендоскоп белән сулышны үлчәгән булыгыз, уенчык чүкеч белән тезгә сугып карагыз, шуннан инде дару эчәргә кирәклеген әйтегез. Ялганларга кирәкми, “ммм, тәмле ул” дию дә урынсыз. Дөресен әйтегез. “Әйе, кәнфит түгел, әмма түзәргә була” дип кисәтегез. Рәсем ясап, әкият сөйләп дару эчәргә ияләштереп була. Мәсәлән, шундый сюжет уйлап табыгыз: бер каһарман авырып китә һәм аңа батырлыкларын дәвам итү өчен кичекмәстән дару эчәргә кирәк икән. Балалар, гадәттә, андый каһарманнарны жәлли, аларга охшарга тырыша.


Фикер өстәү