Ауга «онлайн» барып буламы?

Аучылар өчен мобиль кушымта, 119 җинаять эше, 2 млн сумлык штрафлар. Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. 2020 елны комитет нинди нәтиҗәләр белән тәмамлаган?

Комитет башлыгы Федор Батков әйтүенчә, Татарстанда аучылык продукциясе әйләнеше 222 млн сумны тәшкил иткән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 46 процентка артыграк. Аның сүзләренчә, табышның артуы җәнлекләрнең баш саны күбәюгә дә бәйле. «Хайваннар күбрәк булган саен, аучылык өчен лицензияләр дә күбрәк бирелә», – дип аңлатты комитет башлыгы. Аучылык хуҗалыклары үсеше өчен 252 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән.

Ау тармагы да пандемиядән зыян күрми калмаган, билгеле. Әмма Батков әйтүенчә, былтыр язгы ау сезоны булмаса да, бу тармак елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган. «Бер елда гомуми ресурслар базасы үсте, комитет аучылык ресурсы запасларын 1,8 млрд сумга бәяли. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 5,3 процентка күбрәк тә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы буенча өченче урында тора.

Күзәтү дә көчәйгән. Батков аңлатканча, дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан биоресурсларны законсыз тоту буенча 1345 канун бозу очрагы ачыкланган. Алар барысы да җаваплылыкка тартылган, 2 млн сумга якын штраф салынган, 119 җинаять эше кузгатылган. Росгвардия идарәсе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, 30дан артык кешене корал йөртү һәм саклау хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Республика юлларында кыргый хайваннар катнашында 128 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Моннан килгән матди зыян дистә миллионнар белән исәпләнә.

Яңалыкларга килгәндә, комитет Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торуын билгеләп үтте. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Татарстанда аучылык» дигән мобиль кушымта әзерләнә. Бу ауга барырга рөхсәт кәгазен алуны да җиңеләйтер иде.

– 2019 елдан башлап рөхсәтне күпфункцияле үзәкләрдән сорату каралган. Комитетның бүлекчәләренә караганда алар республикада күбрәк. Шуңа да рөхсәт алу җайлырак. Алар аша елына 12 меңгә якын рөхсәт бирелә. Мобиль кушымта ясау буенча эш бара. Былтыр пандемия аркасында бүлеп бирелгән акчалар тотылмады, шуңа да карамастан, бу өлкәдә эш тукталмады, – диде Федор Батков.

 

 

 


Фикер өстәү