Ау хайванннары исәбен алу башланган

Кичә республикада җәнлекләрнең кышкы исәбен алу башланган. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 19 төрдәге ау хайванын санау буенча дәүләт күзәтүендә һәр ел саен үткәрелә торган чара бу.

Татарстан территориясендә яшәүче хайваннарның исәбен алуда комитет, ау хуҗалыгы белгечләре, урман караучылар, җәмәгать инспекторлары һәм аучылар катнаша. Аларга 14 мең чакрымнан артыграк юл узарга туры киләчәк.

Быел ул өч ысул белән оештырылган: җәнлекләрнең баш санын кышкы юллары буйлап барып, куркытып (аннан – эзләре буенча) һәм ашату урыннарына барып санаячаклар. Ау биләмәләрендә җәнлекләрнең саны турында дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге бирәчәк бу.

Исәпкә алу эшләре 15 мартта төгәлләнәчәк. Шул рәвешле тупланган мәгълүматлар җәнлекләрнең санын бәяләү, кирәк булган очракта – аларны саклау, баш исәбен арттыру чараларын күрү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү