Фәрит Мөхәммәтшин: «Каләмегез үткен булсын!»

 “Сездән башка депутат тавышын да, Хөкүмәт карарын да беркем ишетмәячәк”. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар һәм масс-медиа хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия матбугаты көне (13 гыйнварында билгеләп үтелә) уңаеннан котлап, шулай диде.

Россия матбугаты көне Петр I указы нигезендә оештырылган тәүге басма – “Ведомости” газетасының чыга башлау көненә бәйле. Газетаның беренче номеры моннан 321 ел элегрәк пәйда булган.

Дәүләт Советы Рәисенең журналистлар белән очрашуы “Казан” Гаилә үзәгендә узды. Очраклы түгел, чөнки 2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак игълан ителде.

– Сез – мәгълүматны беренчеләрдән булып эзләп табып, аны укучыларга, тамашачылар һәм радио тыңлаучыларга җиткерүчеләр, сезнең аша без Татарстанның күпмилләтле халкы белән эшлибез. Гаять зур җаваплылык һәм гаять зур хезмәт бу. Үз каләмегез белән сез һәрбер кешенең күңеленә барып җитәсез”, – дип мөрәҗәгать итте журналистларга парламент Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда журналистлар династияләренең ролен аерым билгеләп үтте, үз һөнәрен буыннан-буынга тапшырып килүче тармак ветераннарына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук 175 милләт вәкилен үзенә сыендырган Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларының рус, татар телләрендә, республика халыкларының башка туган телләрендә эшләвенең мөһимлеген искәртте.

Парламент Рәисе бүген турыдан-туры махсус хәрби операция зонасында эшләүче журналистларга аерым рәхмәт сүзләре белдерде. “Дөньядагы хәлләр бик катлаулы. Халкыбызга махсус хәрби операция турында, Россияне саклаучы солдатлар һәм каһарманнарның батырлыклары турында дөресен сөйләвегез өчен сезгә рәхмәтлемен”, – дип басым ясап әйтте парламент башлыгы.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Узган ел вакыйгаларга һәм казанышларга бик бай булды. Агымдагы елның да шундый булачагына ышанабыз. Алда – “Киләчәк  уеннары”, ике сайлау кампаниясе, БРИКС саммиты һәм башка чаралар,” –  дип искә төшерде ул.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Айдар Сәлимгәрәев “иң-иңнәр”гә бүләкләр тапшырды.


Фикер өстәү