Үзәк сайлау комиссиясе Сайлаучылар көннәрен үткәрәчәк

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика шәһәрләрендә Сайлаучылар көннәрен үткәрә башлый. Тәүге шундый чара Чистайда узачак. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев шул хакта белдергән.

“Форматы – һәркайсыбызга таныш. Җәмәгатьчелек белән, сәяси партияләр, сайлау процессында катнашучылар белән очрашулар уздырдык. Хәзер исә сайлаучыларга күбрәк игътибар итәчәкбез, аларның сорауларына җавап бирәчәкбез. Үзәк сайлау комиссиясенең сайлаучылар янына баруы дөрес булачак дип уйлыйм”, – дигән ул.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, Россия Президентын сайлау кампаниясе яңа этапка кергән. Әлеге вазыйфага дәгъва кылучылар 31 гыйнварга кадәр документларын теркәүгә тапшыруга хокуклы. Бу вазыйфага барлыгы 11 кеше: үзен-үзе тәкъдим иткән 3 кеше, сәяси партияләрнең 8 вәкиле дәгъва кыла.
“Барыбыз да ил киләчәгенең сайлаучыларның гражданлык позициясенә бәйле булуын аңлап-тоеп торабыз. Янауларга, коткыларга, җәмгыятьне какшату омтылышларына бәйсез рәвештә, профессионализм күрсәтеп, Россия Президентын сайлауны лаеклы төстә, югары дәрәҗәдә үткәрергә тиешбез”, – дип басым ясап әйткән Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлау быел 3 көн дәвамында – 15,16 һәм 17 мартта уздырылачак.


Фикер өстәү