Миңнеханов «Ак Барс» хоккейчылары белән 8 Март белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккейчылары белән бергә хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итте. ТР Президенты шул хактагы видеороликны социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

Тәбрикләүгә Данис Зарипов, Александр Бурмистров һәм Артем Лукоянов кебек хоккейчылар да кушылды.

«Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! С праздником, милые женщины!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов видеоролик астына.


//


Фикер өстәү