Татарстанда чүп ташый торган машина манипуляторы астында калып бер кеше һәлак булган

Лаеш районының Столбище авылында чүп ташый торган машина манипуляторы астында калган ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә көндез Столбище авылының Кооператив урамындагы 7 нче йорт янында ир-атның манипулятор җайланмасы астына кысылуы турында хәбәр иткәннәр.

Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, 54 яшьлек ир-ат чүп ташый торган «КАМАЗ» машинасының манипуляторы астында кысылып калган.

Коткаручылар гидравлик пресс ярдәмендә мәрхүмнең мәетен машина астыннан алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү