Эшмәкәрләр өч процент ташламалы кредит алу өчен гариза бирә ала

3.0 Хезмәт хакы түләү фонды программасы буенча 2021 елның 9 мартыннан 1 июленә кадәр 3 процентлы ставка белән кредитка гаризалар кабул ителә.

Кредит алу тәртибе белән Казан мэриясе сайтында танышып була. Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты шул хакта хәбәр итте.

Кредитның максималь күләмен билгеләү минималь хезмәт хакына (12 792 сум) һәм 12 айга тапкырланган заёмщик хезмәткәрләре санына бәйле булачак, ләкин 500 млн сумнан артык була алмый.

Казанда пандемия шартларында эшмәкәрлеккә ярдәм итү чарасы сыйфатында муниципаль паркинглар эшенең махсус ташламалы режимы кертелде, җәйге верандаларны бушлай урнаштыру һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар вакытлыча туктатылды.


Фикер өстәү