Рөстәм Миңнеханов төбәкләр башлыклары рейтингында беренче урынга чыкты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның мартына төзелгән Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларының тотрыклылыгы рейтингында беренче урынга чыккан. Рейтингны “Минченко Консалтинг” белгечләре төзегән.

Рөстәм Миңнеханов анда 22 балл җыйган. Шулай итеп, ул Чуашстан башлыгы Олег Николаевны – 16 баллга, Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонинны – 15 баллга узып киткән.
Тикшеренүдә, аерым алганда, Татарстан Президенты эшчәнлегенең ил җитәкчелеге тарафыннан тулысынча дип әйтерлек хуплануы (мөмкин булган 10 баллдан 9 балл куелган) билгеләп үтелгән. Моннан тыш аның җитәкчелегендә зур проектларның гамәлгә ашырылып килүе (мөмкин булган 5 баллдан – 5) искәртелгән. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның тиңдәшсез уңай образы (мөмкин булган 3 баллдан –3) телгә алынган.
Тулаем ил буенча төбәкләр җитәкчеләре арасында бары тик Севастополь губернаторы Михаил Развозжаев (23 балл) кына Татарстан Президентыннан күбрәк тотрыклылыкка ия дип санала икән.


Фикер өстәү