Чүп – мәсьәлә түгел: калдыкларны кая куясы?

Бүген чүп барча халык өчен дә зур бер проблемага әверелде: шәһәр кешесенә дә, элек бакча артында гына яндырып, вак-төяк әйберләрдән арынган авылда яшәүчеләргә дә, оешма-предприятиеләргә дә…  Бездә генә түгел, бөтен җир шарында шул ук хәл, чөнки чүпнең күләме артканнан-арта. Сәнәгать алга киткән саен, таркалмый торган калдык арта бара. Чүп ул климатны үзгәртергә сәләтле, туфракны, суны, һаваны пычрата. Кечкенә синтетик материалларны кошлар һәм җәнлекләр ашый, бу аларны күп вакытта һәлакәткә илтә. Science фәнни журналында язылганча, бер ел эчендә генә океан төбенә 8 млн тонна пластмасса калдыклары җыела. Алар бик вак кисәкләргә таркалып, өстәлләргә балык һәм диңгез продуктлары белән килә.  Кайбер урыннарда пластик калдыклары хәтта утрау хасил итә.

Болай да юк, тегеләй дә…

Тарифларның күзгә күренеп артып торуы – бер хәл. Шәһәр янындагы бистәләрдә контейнерлар бик сирәк урнашканлыктан, машинасы булмаган кешегә чүп илтү мөмкин булмастай  эшкә әйләнеп бара. Кая куясы бу чүпне?

Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче Әлфия ханым Миңнуллинаны  да шул сорау борчый.

– Элек чүплек якында гына иде. Универсиада алдыннан нишләптер алып ташладылар. Хәзер бик ерак, бер километр ярым тирәсе. Шуңа күрә элегрәк, юл уңае бит, ярар инде дип, күз йомып килдек, чүпне Казанга ташыдык. Проблема әнием авырып китеп, урын өстенә калгач башланды. Көнгә өч-дүрт памперсны чүплеккә ыргытырга кирәк булды. Машина булмау сәбәпле, такси чакыртып ташыдым. Шулай итеп, чүп безгә “алтын бәясе»нә төште. Совет районының торак-коммуналь оешмасына хатлар яздым, дәүләт хезмәтләре порталы аша да мөрәҗәгать иттем. Җавап тоткарлыксыз килде үзе. Һәрберсендә “федераль закон нигезендә сез фәлән сум түләргә тиешсез» дип язылган. Мин күтәргән проблема гел читтә калып килде. Мин бит түләргә каршы түгел. Дөрес, “хәлемә кереп», миңа тагын бер адрес буенча чүплек тәкъдим итеп карадылар. Анысы тагын да ераграк булып чыкты. Җитмәсә, кышларын тротуарлар да чистартылмый. Капчык күтәреп, машина юлыннан тәпиләргә туры килә. Болай интегүче бер мин генә түгел. Машинасы булмаган кешеләр байтак.

Дөрес, бу мәсьәләне киресенчә хәл итүчеләр дә бар. Хезмәттәшем моннан берничә ел элек өйләре янындарак куелган чүплекне ераккарак күчерү артыннан йөрде.

– Баштарак чиста булды, вакытында алып киттеләр. Берзаман контейнерларның тирә-ягы чүп-чар белән тулды, – ди ул. – Ул да түгел, бакча чистартканнан соң калган агач ботакларын, иске диваннарга кадәр чыгарып ата башладылар. Подвалда, сарайда күселәр пәйда булды. Район торак-коммуналь хуҗалыгының тирә-юньне тәртипкә китерү бүлегенә шалтыраткан идем. Башта, без барысын да законга нигезләнеп эшләдек, дип каршы килеп маташтылар. Соңыннан килеп күрергә булдылар. Андагы галәмәтне күреп, сүзсез калдылар. Әгәр, ник алдыгыз, дип каршы килүчеләр булса, без яңадан куярга мәҗбүрбез дигәннәр иде. Кем каршы килсен инде? Киресенчә, шатландылар гына.

Ерак барасы түгел, үзебезнең күрше белән дә шундый хәл булган иде. Аңлыйм инде, ул ялгызы гына яши. Машинасы юк. Чүплек ерак. “Урам башына китереп куйсалар, батабыз бит», – дигәч,  уеннан кире кайтты, шикаять белән йөрмәде.

Әмма бу барыбер проблеманы хәл итү юлы түгел. Без булмасак, башкалар чүп астында кала. Димәк, аек акыл белән уйлаганда, беренче чиратта чүплекләрне тәртиптә тотарга кирәк дигән сүз бу. Чүплеккә хезмәт күрсәтүче оешмага да, халыкка да. Шулай да авыл, бистәләрдә контейнерларны ничек урнаштырырга тиешләр? Бу сорауны Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев белән ачыкларга тырыштым. “Контейнерларны региональ операторлар җирле үзидарә тәкъдиме белән урнаштыралар. Монда күп нәрсәләр исәпкә алына. Шул исәптән чүпнең күләме дә, җирлектә яшәүчеләрнең саны да, ниһаять, халык теләге дә«, – диде ул.

Чүп реформасы

2019 елның 1 гыйнварыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы закон нигезендә чүп чыгару тәртибенә кертелгән үзгәрешләр нәкъ менә шулай атала. Ике елдан артык вакыт үтте, әмма кулланучылар өчен түләү кәгазенә кертелгән “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү» юлыннан һәм тариф буенча гел арта баручы суммадан кала,  әллә ни үзгәрмәде кебек. Шулай да, законга таянып, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга  җавап табарга мөмкин.

 2019 елның 1 гыйнварыннан каты көнкүреш калдыкларын транспортка төяп чыгару, үтильләштерү эшләре белән төбәк операторлары шөгыльләнә. Лицензияләре булган бу шәхси предприятиеләрне конкурс нигезендә сайлап алалар. Аларга эшчәнлекне җәелдерү өчен аерым бер территория билгеләнә. Татарстанда алар икәү – “УК “ПЖКХ» (21 муниципаль берәмлек кергән Көнбатыш зонага, шулай ук Казанга хезмәт күрсәтә) һәм “Гринта» (22 муниципаль район һәм Яр Чаллы шәһәре) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр. Чүп “җитештерүчеләр» нәкъ менә шушы операторлар белән килешү төзергә тиеш булып чыгалар да инде. Дөрес, күпкатлы фатирларда яшәүчеләргә бу очракта идарәче компанияләр ярдәмгә килә. Аңа кадәр милек хуҗалары гомуми җыелыш үткәрергә, беркетмә төзеп, ризалыкларын имза белән беркетергә тиеш булалар. Әгәр нинди дә булса сәбәп белән килешмәүчеләр бар икән, кул куймау гына аларны берничек тә коткара алмый. Квитанция муниципалитетлар биргән мәгълүматлар нигезендә киләчәк. Үз йортларында яшәүчеләр исә операторлар белән турыдан-туры килешү төзергә тиеш. Бу бакча ширкәтләренә дә, төрле оешмаларга да кагыла. Чүп чыгарган өчен түләү нормативлары конкрет төбәк карары белән билгеләнә. Ул 1 кеше исәбеннән яки  1 кв. м мәйдан исәбеннән булырга мөмкин. Торак кодексы нигезендә бу хезмәт өчен түләүдән баш тартырга ярамый. Башка коммуналь хезмәтләр кебек үк кайбер категория гражданнарга (инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, чернобыльчеләр) ташлама да билгеләнгән. Андыйларга ай саен компенсация бирелә. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, йортта яшәү-яшәмәү исәпкә алынмый. Чүп җыю өчен торак пунктларда контейнерлар урнаштыру – региональ операторлар эше.

СанПиН кагыйдәләре

Килешәсездер, безнең илдә һәр реформа диярлек әзерлексез башлана. Чүпнеке дә шулай булды. Күп кенә торак пунктларда хәтта мәйданчыклар да ясалмаган иде. Нәтиҗәдә халык начар истән, пычраклыктан, чебен, күсе-тычканнардан зарланды. Чүп өемнәре теләсә кайда аунап ята башлады. Менә шул тәртипсезлекләргә чик кую максатыннан  быел 1 марттан яңа СанПиН кагыйдәләре кертелде. Бу таләпләр торак пунктлары нинди статуста булуына карамастан үтәлергә тиеш.

Мәйданчыкка таләпләр:

  • каты өслектән (бетон, асфальт) ясалырга, яңгыр һәм язгы сулар агып китсен өчен авыш булырга;
  • контейнерларны бушату өчен уңайлы керү-чыгу юлы салынырга;
  • чүп тирә-якка таралмасын өчен, өч яктан тыгыз материал белән әйләндереп алынырга тиеш.

Контейнерларны кайда урнаштырырга? Бу сорау халыкны бигрәк тә борчый, чөнки беркемнең дә чүп оясында яшисе килми.

Кагыйдәләр буенча, контейнерлар куелган урын якындагы йортлардан, спорт, балалар мәйданчыкларыннан 20 метрдан да якынрак, 100 метрдан да ераграк булырга тиеш түгел. Калдыклар аерым җыелган очракта бу араны 8 метрга кадәр кыскартырга мөмкин. Бүген күп  савытлар тәрәзә төбеннән 2–4 метр ераклыкта гына урнаштырыла. Хәзер исә мондый хәлләргә чик куелачак. Бер мәйданчыкта 8 контейнер, зур габаритлы калдыклар өчен 2 бункер  куярга мөмкин. Әмма аралап җыйганда контейнерларның саны 12гә җитәргә мөмкин.

Чүпне кайчан чыгарырга?

Бу һава торышына бәйле. Һава температурасы +4 һәм аннан да кимрәк булганда, көнкүреш чүбен өч көнгә бер тапкыр (зур габаритлы калдыкларны 10 көнгә бер тапкыр) алып китәргә тиешләр. Ә инде +5 градустан җылырак булса, чүп көн саен (зур габаритлы калдыклар атнасына бер тапкыр) чыгарыла.

СанПиН  операторларга тагын бер эш өсти. Торак пунктның урамнарында (шәһәрме ул, бистәме яки авылмы – аермасы юк) 100 метр саен чүп савытлары куелырга тиеш. Аларны көн саен бушатып һәм чистартып тору да таләп ителә.

  • Коры яфракларны, ботакларны һәм агачларның, куакларның башка калдыкларын  торак пункт территорияләрендә яндырырга ярамый. Хәзер мондый калдыкларны җыеп, махсус билгеләнгән урынга чыгарырга кирәк. Анда аларны утильләштерәләр яки зарарсызландыралар. Бу таләпне үтәмәгән өчен штраф салыначак.
  • Кыш көннәрендә җыелган карны һәм бозны балалар мәйданчыгына, су чыганаклары янәшәсенә урнаштырырга ярамый. Ара 50 метрдан да ким булмаска  тиеш.

Калдыкларның таркалу яки юкка чыгу вакыты

Калдыкларның төре Таркалу яки юкка чыгу срогы
1 Җиләк-җимеш кабыгы 2–5 атна
2 Җиләк-җимеш чүбе 1 айга кадәр
3 Полиэтилен пакет 10–20 ел
4 Газета 1–3 ел
5 Пластик шешә 100–1000 ел
6 Сигарет 1–5 ел
7 Пыяла шешә 4000 ел
8 Уткабызгыч 100 ел
9 Полимер пленка 30–40 ел
10 Консерв банкасы 10–50 ел

Көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларына каршы көрәш ысуллары

  • сортларга аеру;
  • икенчел эшкәртү;
  • органик калдыкларны компостлау;
  • каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю;

Чүп азрак булсын дисәгез:

  • эчемлекләрне күп тапкыр кулланыла торган шешәләрдә сатып алыгыз;
  • полиэтилен пакетлар урынына материалдан тегелгәнен яки кәрҗиннәр кулланыгыз;
  • төрү материалларын кирәгеннән артык алмагыз;
  • бер тапкыр кулланыла торган кырыну приборлары, савыт-сабалар кулланмагыз;
  • мебель һәм техника алганда, куллану вакытын карарга онытмагыз;
  • электр приборларын батареядан түгел, челтәрдән яки аккумулятордан эшли торганын алыгыз.
  • кәгазьне янга калдырырга өйрәнегез;
  • иске әйберләрне яңартып кулланырга тырышыгыз.

Фәния Әхмәтҗанова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү