Әнвәр Нургалиевка мактаулы исем бирелде

Башкорстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевка мактаулы исем бирелде. Җырчы «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды. Бу хакта ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында җиткерделәр. Чара «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында бара.

— 21 еллык хезмәтемне бәяләгәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлемен. Күпме кайгылар килсә дә, соңыннан барыбер шатлык килә. Бу премияне тормыш иптәшемә-җимешемә — Иринага багышлыйм, — диде җырчы Әнвәр Нургалиев.

Мактаулы исемне Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

 


Фикер өстәү