Татарстанда республиканың барлык китапханәләре өчен бердәм уку билеты барлыкка киләчәк

Татарстанда китапларны китапханәгә кайтару уңайлы булсын өчен укучылар билетының бердәм системасын эшлиләр. Бу хакта ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Бу (китапларны уңайлы кайтару системасы) тәмам эшләтеп җибәрелсен өчен, бөтен республика өчен бердәм укучылар билетлары ясарга кирәк», — дип билгеләде ул.

Хәзер системаны эшләү белән шөгыльләнәчәк проект офисын булдыру тәмамланып килә. Ул Милли китапханә составына керә торган методик бүлек базасында барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү