Гөлназ Миньязова: «Канәгать булмавыңны аңларга кирәк»

Кемдер тормышының бер төрле баруына да шөкер итеп яши, бернәрсәне дә үзгәртмәскә тырыша. Ә кемгәдер гел яңалык кирәк. 28 март – Зур үзгәрешләр көне уңаеннан «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан үзгәрешләргә карата фикере, тормышларын үзгәрткән адымнары турында сораштык.

Гөлназ Миньязова, «Болгар» радиосы алып баручысы:

– Әле генә Ричард Бахның «Мост через вечность» дигән китабын укып бетердем. Сүз уңаеннан, ихластан барысына да бу китапны укырга киңәш итәм. Ул – фәлсәфәче, психолог. Әлеге китапта метафоралар күп, андагы фикерләрне тормышта да кулланырга була. Гадәттә, шундый китаплар аша кешегә ниндидер мәгълүмат тизрәк барып ирешә бит. Ә статик тормышта яшәмәү, «комфорт зона»сыннан чыгу өчен, иң элек шушы тормыштан канәгать түгел икәнеңне аңларга кирәк. «Миңа бу гына җитми», «Минем  әле хыялларым күп», – дип уйланасың. Күпләр бу стадиядән әллә ни ерак китә алмый. Кешенең тормышын җилкәнле кораб белән чагыштырсаң, аны бер ярда гына терәлеп торган кебек күзаллап була. Әллә нигә бер җил исеп куйгалый да, бетте. Очып китеп, хыялыңа барып җитү өчен, хәрәкәт, тормышны үзгәртү кирәк. Кеше бу халәттән курка. Гадәтләнгән, көндәлек эшли торган эшләр үзгәрә, яңалык кертергә туры килә. Баш мие: «Иске гадәтләреңне ташлама әле син, әйбәт кенә яши идек бит!» – дип туктата. Ә нәрсәгә дә булса ирешү өчен үзеңә максат куярга кирәк. Хыяллар шул очракта чынга аша.


Фикер өстәү