Президент Ренат Акчуринны бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә танылган табиб, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Илкүләм кардиология медицина үзәге» генераль директоры урынбасары Ренат Акчурин белән очрашты.

Президент танылган милләттәшебезне 75 яшьлеге белән котлап, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде. «Сез республика өчен зур эшләр башкардыгыз. Осталыгыгызны хезмәтегез белән раслыйсыз. Татар халкын данлыйсыз», – диде Президент һәм Ренат Акчуринга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды.


Фикер өстәү