Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән

Кичә Яшел Үзән шәһәренең Рогачев урамында бер ир-ат торак йорт подвалына егылып төшкән.

Бу хакта 112 бердәм номерына шаһитлар хәбәр иткән. Ир-ат тимер баскычтан подвалга төшәргә уйлаган һәм аягы ычкынып китеп, җиргә барып төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, ул аңын югалткан булган, аны өскә үзләре генә алып чыга алмаганнар, шунлыктан коткаручылар чакыртырга туры килгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат урам җыештыручы булып эшли.

Урынга килгән коткаручылар подвалга төшеп, бау һәм махсус җайланма ярдәмендә зыян күрүчене өскә алып чыккан. Оча сөяге сынган ир-атны хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү