Дөньяда коронавирус аркасында кертелгән гадәттән тыш хәл режимы озайтылган

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) дөньякүләм сәламәтлек саклау өлкәсендә коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән гадәттән тыш хәл режимын өч айга озайткан. ВОЗның гадәттән тыш хәлләр комитеты утырышында шундый карар кабул ителгән.

Утырыш барышында комитет, пандемиянең, элеккечә үк, гадәттән тыш вакыйга булып калуы сәбәпле, халыкара гадәттән тыш хәл режимын озайтырга тәкъдим иткән.

Моннан тыш ВОЗ белгечләре халыкара самолет рейслары пассажирлары өчен коронавирустан прививка ясауга дәлилләр таләп итүне кирәк дип тапмаганнар (бу, алар фикеренчә, йөрү ирегендә тигезсезлекне көчәйтергә мөмкин).

16 апрельдә ВОЗ генераль директор Тедрос Аданом Гебрейесус белгечләрнең соңгы ике айда гына да дөньяда коронавирус йоктыруның яңа очракларының асылда ике тапкыр артуын белдергән.


Фикер өстәү