Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итүенчә, май бәйрәмнәрендә республика кунакханәләре 100 процент тулы булачак. Туристлар кунакханәләрне генә түгел, фатир, шәһәр читендәге йортларны, апартаментларга да кызыксыну белдергән.
– Май бәйрәмнәре чорына йөкләнеш (загрузка) бик зур. Безнең республика туристлар белән тулы булыр дип ышанабыз, – диде Сергей Иванов. – Без иң кызыклы урыннарны күрсәтергә, тәмле ашатырга, үзебез турында бары тик иң яхшы тәэсирләр калдырырга әзер булырга тиеш. Татарстанда күрсәтерлек җирләр күп.