Талпаннан сакланыр өчен нишләргә?

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең санитария саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина талпаннан саклану буенча киңәш бирде:

– Урман, агачлыклардан кайткач, тәннәрне яхшылап карарга кирәк. Җыйган үләннәрне өйгә тизрәк алып керергә ашыкмагыз. Әгәр кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Талпанны пыяла савытка салып, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алган очракта  талпан кадалган урынны йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була,  аның файдасы 3–5 елга җитәчәк.


Фикер өстәү