Рөстәм Миңнеханов донор көне белән тәбрик итте

Илкүләм донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында шулай дип белдерде.

Ул үзләренә таныш булмаган кешеләрнең гомерен саклап калу хакына кан тапшыручы барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде һәм республикада яшәүче өч кешене үрнәк итеп китерде.

«Екатерина – икенче буын донор. Аның өчен әтисе үрнәк булып тора. Андрей Жук — Түбән Каманың мактаулы доноры. Ул әле 80нче елларда ук кан тапшыра башлаган, 150 тапкыр кан биргән, бу — йөзләрчә коткарылган кеше гомере дигән сүз. Таһир әле бик яшь булса да берничә тапкыр кан тапшырырга өлгергән инде», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм татарстанлыларга ныклы сәламәтлек теләп калды.

 


Фикер өстәү