Болгарда тәмле фестиваль узачак

Болгар музей-тыюлыгында 1 майда «Чак-чәй» гастрономия фестивале узачак. Бу чарада 2021 елның иң тәмле чәкчәген сайлаячаклар. Бу хакта Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

— Җиңүче дегустация ысулы белән сайлаячакбыз, авыз итүчеләрнең күзләре бәйләнгән булачак. Төрле чәкчәкләрне кабып карагач, һәркем үз фикерен әйтәчәк, — дип сөйләде Сергей Иванов.


Фикер өстәү