Әлбәдәнгә  солдат боткасы ашарга чакыралар

18–20 июнь көннәрендә Питрәч районының Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гаврилов истәлегенә багышланган «Әлбәдән» хәрби-тарихи уеннары фестивале узачак. Быел ул өченче тапкыр оештырыла.

«Геройны хәтерлә» проекты авторы, чараны оештыручыларның берсе Наилә Таҗиева әйтүенчә, чарага ун меңнән артык кешенең килүе көтелә. Алар арасында республика халкы гына түгел, чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Чарада 300дән артык реконструктор катнашачак, 40тан артык  хәрби техника һәм авиация тәкъдим ителәчәк.

Быелгы фестиваль  истә калачак, дип ышандыра оештыручылар. Чөнки анда 3 реконструкция булачак. Аларда  арасында төрле шәһәрләрдән 36 хәрби-тарихи клуб катнашачак.

– Без реконструкцияләрне чын вакыйгаларга нигезләнеп ясарга тырыштык. Аның аша бөтен Брест крепосте гына түгел, нәкъ менә Петр Гаврилов гарнизоны белән эшләгән Көнчыгыш форты турында сөйлибез, – диде Татарстан Милли музееның тарихи реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров.

Чараның үзенчәлеге – аның хәрби техника белән баетылуы. Немец бронетранспортерлары  да, совет бронеавтомобильләре дә булачак. Һава торышы яхшы булса, күктә авиация тамашасы да оештырылачак.

Фестиваль кунакларын өч көн дәвамында кызыклы программа көтә. Бирегә килүчеләр чын сугыш чоры атмосферасына эләгәчәк. Кунаклар өчен сугыш еллары техникасы күргәзмәсе, 1940 нчы еллар биюләренә, штык сугышына һәм пычаклар ыргытуга өйрәтү, үзенчәлекле музей экспозициясе булган кыр госпитале, Винтаж фотосалоны һәм башка мәйданчыклар оештырылачак.

Чарада 6 яшьтән башлап катнашып була. Сабыйлар  өчен төрле мастер-класслар белән балалар зонасы әзерләгәннәр.

Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы корал макетларыннан атарга, солдат боткасыннан авыз итәргә мөмкин. Табигатьтә ял итәргә яратучылар өчен фестиваль территориясендә 100 чатырга исәпләнгән лагерь (кемпинг) тәкъдим ителә. Киләчәктә әлеге чатыр-лагерьны киңәйтү планлаштырыла.

Фестиваль кысасында «Җиңү тавышы – Җиңү авазы» республика хәрби-патриотик җыр фестиваль-конкурсы да узачак. Биредә төрле халыклар телләрендә патриотик җырлар яңгыраячак.

                                                                                             Ләйсән САФИНА

 

 


Фикер өстәү