Тәрәвих намазын хатын-кызлар укырга тиешме?

Тәрәвих намазын хатын-кызлар да укырга тиешме? Аны 20 рәкәгать уку мәҗбүриме?

Гөлфия Сабирова. Арча

Сорауга «Саләх» мәчете имамы Булат хәзрәт Насыйбуллин җавап бирә:

— Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) тәравих намазын даими рәвештә, калдырмыйча үтәгәнлеге өчен мәзхәбебезнең галимнәре бу намазны кылу “сөннәт-мүәккәдә” — нык, көчле сөннәт дип билгеләгәннәр. Димәк, ир-атлар һәм хатын кызлар өчен дә сәбәпсез калдырмыйча үтәргә тиешле намаздыр. Хатын кызларга намазларын өйдә кылулары саваплырак булганы өчен, тәравих намазын да йортларында уку яхшырак, әмма мәчеттә җәмәгать белән кылулары да тыелмый.

Тәравих намазын 20 рәкәгать итеп кылу — сөннәтне тулысынча үтәү булып саналыр. Әмма әгәр дә авырга килсә, көчегездән килгән хәтле рәкәгать кылып Рамазан аеның төннәрен җанландырырга тырышырга кирәк. “Рамазан аенда иман белән, савапка ирешүгә өмет баглап, төнлә намазлар кылган кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр” — ди Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын). “Бәхетсез шулдыр, кем бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм калыр” (Хәдис). Рамазан аена кавышып та Аллаһның ярлыкавына, гафу итүенә ирешми калучылардан булырга язмасын.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү