Рөстәм Миңнеханов Илгиз Зәйнигә өлкәннәр белән мавыгып, нәни тамашачыны онытып бетермәскә кушты

Татарстан Президенты белән очрашуда ярдәм сорамаган бердәнбер вәкил — «Әкият» театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни булды.

Ул бары тик Президентны зурлар өчен куелган курчак спектакленә чакырды. «Президент та барган икән, дигән сүз безгә тамашачыны тагын да җәлеп итәчәк», — диде режиссер.
Президент өлкәннәр белән мавыгып, нәни тамашачыны онытып бетермәскә киңәш итте һәм барсам, барыгызны да әрләп кайтам, дип белдерде:

— Бинаны төзегәнгә 15 еллап кына, ә аңа инде су үтә. Бу бит хуҗасызлык дигән сүз. Бинаны төзекләндерергә кирәк.


Фикер өстәү