Татарстанда карабодай бәясе артачакмы?

Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы әйтүенчә, республикада карабодай бәясенең тагын да артуын булдырмау буенча чаралар күрергә сәбәп юк. Чөнки бездә ул тотрыклы һәм һәрдаим күзәтү астында тора. Хәзерге вакытта республикада карабодайның 1 килограммы уртача 79 сум 60 тиен тора. Ел башыннан әлеге ярманың бәясе 4,5 процентка арткан. Авыл хуҗалыгы министрлыгы шулай ук быел карабодай чәчү мәйданнарын да үзгәртмәячәген әйтте. Быел аны, узган елгы кебек үк, якынча 16 мең гектарда утыртачаклар.
Сүз уңаеннан, Россиядә карабодай ел башыннан бирле кыйммәтләнә. Бәяләрнең даими артуы март уртасыннан күзәтелә. Мәсәлән, Росстат мәгълүматларына караганда, 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр бер атна эчендә карабодай ярмасы – 0,5 процентка, ә аннан алдагы атнада 0,7 процентка кыйммәтләнгән иде.
Ел башыннан ярмага бәя 3,8 процентка арткан. 19 апрельгә карабодайның бер килограммы 96 сум тора. Бу, узган елның 20 апреле белән чагыштырганда, 25,1 процентка арту дигән сүз.


Фикер өстәү