Әлмәттә фатирда чыккан янгында өлкән яшьтәге хуҗалар һәлак булган

Әлмәттә Ленин урамында урнашкан торак йортның бер фатирында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 101нче янгын сагы номеры буенча дүртенче яртыда алынган. Бинаның дүртенче катындагы фатирда кухняда һава суыру торбасына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр фатирда ике өлкән яшьтәге кешене аңсыз килеш табып ала. Аларны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар. 1 квадрат метр мәйданда утны тиздән сүндергәннәр.

Табиблар фатир хуҗалары — 83 яшьлек ир-ат һәм 86 яшьлек хатынының үлемен раслаган. Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана.


Фикер өстәү