Татарстанда тагын дүрт кешедә коронавирус инфекциясенең Британия штаммы ачыкланган

Татарстанда тагын дүрт кешедә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең Британия штаммы табылган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген мондый очраклар уникегә җитте. Кызганыч ки, бу кешеләрнең авыру тарихында аларның каядыр баруы турында мәгълүматлар юк. Ягъни алар әлеге штаммны биредә йоктырган. Бу штамм инде халык арасында йөри дип фаразларга мөмкин», — диде спикер.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, кемдәдер бу авыруның симптомнары күзәтелмәскә мөмкин, икенчеләре исә бик каты авырый, нәкъ менә шуларның анализын «Микроб» тикшеренү институтына җибәрәләр.


Фикер өстәү