Чаллыдан Рәмис Салихов танылган рэпер Тиматиның конкурсында 4 млн сум откан

Чаллыда яшәүче Рәмис Салихов популяр рэпер Тимур Юнысов (Тимати) оештырган бәйгедә акча откан. Конкурс социаль челтәрдә барды. Аның шартлары буенча, катнашучылар Тиматиның «Инстаграм»дагы дусларына язылырга тиеш иде. Җиңүчегә исә 4 млн сум акча вәгъдә иттеләр. Аны Тимати шәхсән үзе тапшырачак.

29 апрель кичендә «туры эфир»барышында рэпер җиңүчене сайлады. Ул Татарстаннан Рәмис Салихов булып чыкты.

«ВТ» җиңүче белән элемтәгә кереп, зур җиңүе белән котлады. Рәмис Салихоы — милек белән идарә итү өлкәсендә белгеч, гаиләсе бар, ике бала үстерә. Конкурста җиңүен белгәч шок кичерүен әйтте әңгәмәдәшебез.

— Конкурс нәтиҗәләре билгеле булганда «туры эфир»га кушыла алмадым. Хәзер оештыручылар белән сөйләшүләр бара. Акчаны нәрсәгә тотасыбызны әле хәл итмәдек. Кулга алгач, билгеле булыр, Аллаһ боерса! — диде Рәмис Салихов. — Котлап шалтыратучылар күп иде. Кемдер котлады, кемдер акчаң белән бүлешерсең әле, диде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү