«Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коронавирустан вакцина ясатты.
– Мин гел кеше арасында йөрим. Шөкер,бу чир миңа тимәде. Вакцина ясатып,үземне сакларга булдым. Гаиләдә – мин беренче ясатучы. Миннән соң башкалар да ясатачак, – диде ул.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда барлыгы 267 855 (бер тәүлектә – 4 100) кеше привика ясаткан. Шулардан 185 987се вакцинаның икенчесен ясаткан.