Рөстәм Миңнеханов фаҗига урынына килде

Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәбендәге атыштан соң аңлатма бирде.

“Барлык көчләр җәлеп ителде. Әлбәттә инде, мәктәпкә дә, гаиләләргә дә ярдәм ителәчәк. Бөтен республика өчен, бөтен ил өчен бик зур фаҗига бу. Кызганыч, шулай килеп чыкты”, – дигән ул “Россия 24” каналы хәбәрчесенә

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Казан мәктәбендәге атыш вакытында тугыз кеше һәлак булган, дүртесе җәрәхәтләнгән.

Фаҗига булган урында ашыгыч ярдәм бригадалары эшли. Балалар бакчаларына эвакуацияләнгән укучыларга психологик ярдәм күрсәтелә.

Балык уку йортларына керү-чыгулар чикләнелгән.

Фото: ria.ru


Фикер өстәү