Рөстәм Миңнеханов фаҗига урынына килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген фаҗига булган 175нче мәктәпкә килде.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Республика Президенты мәктәпкә юл тотты», — дип хәбәр итте ул.

Агентлыкка Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Гимназиягә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов килде.

«175нче гимназиядә укучыларның бер өлешен күршедәге 181нче балалар бакчасына эвакуацияләделәр. Ата-аналарның әлеге балалар бакчасына мөрәҗәгать итүен сорыйбыз», — дип искәрттеләр мэриядә.

Казанның барлык уку йортларында да иминлек чаралары көчәйтелдедип хәбәр итә Татар-информ.

 


Фикер өстәү