«Улларының туена әзерләнеп йөргән көннәрендә кызларының җеназасын үткәрәләр…»

Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булганнарны бүген -12 май көнне җирләделәр. Алар арасында инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева да бар иде.  Әти-әнисе, абыйсы, туганнары соңгы минутка кадәр аны исәндер дип көткән.  Хезмәттәшләре исә Эльвираны геройга тиңли. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул баланы читкә этеп җибәреп, аңа тиясе ядрәне үзенә алган. Вәхши аның башына аткан.  

Укытучы кыз белән бер подъездда яшәп, исәнләшеп йөри идек. Алтынчы катта яшәүче Рәдифә һәм Николай Игънатьевларның газизләре иде ул. Уллары Айнурның туена әзерләнеп йөргән көннәре иде. Тик туй урынына кызларының җеназасын үткәрәләр…

– Шулкадәр акыллы бала иде ул. Кешегә начар сүз әйтә белми, үзен түгел, башкаларны уйлый иде. Сабыйларны яклап һәлак булган, диләр. Нигә ул чакта мине уйламады икән? Ничекләр яшәрмен соң мин ансыз? – дип өзгәләнә Рәдифә апа. –  Каршы да әйтә белмәде. Беркайчан «юк» дигәне булмады. Берәр сүз әйтсәм, әни, борчылма, дип кенә куяр иде. Аның белән шундый рәхәт булды. Үз бәхетемә тапкан балам, ди торган идем. Хәзер менә юк. Калдырды да китте.

Хезмәттәшләре Эльвираның актив булуы, беркайчан да тавыш күтәрмәве, авыр хәлдә дә сабыр итә белүе турында сөйләде. Кыз 2018 елда «Ел  укытучысы» бәйгесендә катнашып, 2 нче урынны яулый. Грант  ота.

– Гел эзләнүдә иде. Бәйгеләрдә еш катнашты. Балалар  дип яшәде. Ял итәргә дә вакыты калмый иде. Сабыйларны нык яратты. Берәр бала авырып китсә, күчтәнәч алып,  янына бара иде, – ди туганы Ләйлә.  – 10 май көнне Эльвира гимназиягә барып,  кабинетын юып кайткан. Кәефе күтәренке булган. Үлем турында уйлаган кеше түгел ул. Матур яшәде, тормыштан ямь таба белде.

Эльвира  Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 нче гимназиядә укыган.

– Бик тырыш бала иде. Кешелекле булды. Мин аның моңсу чагын хәтерләмим. Әйдәп  баручы укучыларның берсе иде. Юклыгына ышанасым килми, – ди аның сыйныф җитәкчесе Раушания Елистратова.

«Арча хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррире Тәлгать Гомәров Рәдифә апаның бертуган абыйсы икән.

– Без башта ышанмадык. Балалар белән качып утырадыр дидек. Бик авыр. Мондый авыр хәсрәт кичерербез дип  башка да килгәне булмады, – ди ул.

Эльвираның үлемен абыйсы Айнурга шалтыратып әйтәләр.

– Безгә бик авыр. Шок хәлендә йөрим. Эльвирасыз калуны аңлап та җиткермибез бугай әле. Әтигә дә, әнигә дә бик читен. Алар болай да миннән соң туган балаларын югалткан кешеләр, – ди ул.

Укытучы белән саубуллашырга килгән кешеләр күз яшләрен тыя алмады.  Хәтта җеназа намазын укучы Нияз хәзрәт Латыйпов та елый-елый сөйләде.

– Сабыйларны яклыйм дип үзе бала булган кыз гомерен корбан итте. Бер хәдистә, әгәр берәү икенче кешенең гомерен саклап калам дип җанын бирсә, Аллаһы Тәгалә каршында бөтен кешеләрне коткарган кебек савап алачак. Җәннәтләрдә булсаң иде, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: социаль челтәрдән алынды

 

 


Фикер өстәү