Татарстан халкы Ураза гаетен бәйрәм итә

Бүген бөтен дөнья мөселманнары белән беррәттән Татарстанда Ураза гаете билгеләп үтелә. Бу уңайдан республикагың барлык мәчетләрендә дә иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде – балалар, яшьләр, урта буын, өлкәннәр – һәммәсе бердәм рәвештә мәчетләргә ашыкты. Башкалада гаетнең төп чаралары Галиев мәчетендә узды. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итте. 

Гает биредә иртәнге 5.30-да Татарстан мөфтиенең шәкерте, Коръән-хафиз, 19 яшьлек Сәидкамал хәзрәт Суюнов башкаруында Аллаһның Бөек Китабыннан аяти-кәримәләр уку белән башланып китте.

Ул Коръәнне тулысынча 15 яшендә ятлап бетергән, Мисырда Әл-Әзһар университетында һәм Төркиядә мәдрәсәдә укыган. Хәзерге вакытта Камил хәзрәттән Коръән буенча иҗазәт алу өчен укуын дәвам иттерә. Бүген Сәидкамал хәзрәт гает намазына кадәр “Локман”, “Йәсин”, “Әл-Мүльк” сүрәләреннән аятьләр укыды.

Гает вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар да килде. Гает намазы сафына, татарстанлылар белән бергә, Казанга сәфәр белән килгән шәрәфле кунак Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Әширов та басты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел да гает чараларын оештырганда COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде: халык мәчетләргә битлек (яисә респиратор), шәхси намазлык белән килде, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылды. Мәчеткә сыймаучылар намазны мәчет ишегалдында укыды. Биредә дин кардәшләребезгә урнашуны күрсәтергә волонтерлар ярдәм итте.

06.00 сәгатьтә мөфти мөселманнарны сәламләп, гает вәгазен укырга кереште. Вәгазьне һәм мәчеттә барган вакыйгаларны анда булган мөселманнар гына түгел, Татарстан Республикасының барлык халкы да күзәтә алды – алар туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында, һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күрсәтелде. Вәгазь Казан мәктәбендә килеп чыккан фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашудан башланды.

— Рамазанның соңгы көннәрен коточкыч фаҗига тетрәтте, — дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт. — Казан мәктәбендә балаларга мылтык төбәп аткан бер ерткыч республикабызны матәмгә салды. Балаларын һәм якыннарын югалткан гаиләләр нинди тирән борчулар кичергәнен сүз белән әйтеп бетереп булмый! ИншәАллаһ, Татарстан мәчетләрендә бүген мөселманнар бертавыштан үлгәннәрнең рухына һәм  яраланганнарга догалар кылыныр – алар моңа мохтаҗ.

Соңыннан хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның гает уңаеннан килеп ирешкән мөрәҗәгатен укып үтте.

Мөфти хәзрәт үз вәгазендә быел Рамазан аенда мәчетләрнең ачык торуына, ифтарлар уздырырга мөмкинлек булганга, иркенләп таравихлар укылганга шатлыгын белдерде һәм шушы уңай вәзгыятьне Израильнең Кодүс шәһәрендәге мәчетендә һөҗүмнәргә капма-каршы куйды, мөселманнарны җәбер-золымнардан саклавын сорап дога кылды. Шул нисбәттән хәзрәт вәгазен динара татулык темасына багышлады. Шушы теманы ул татарларның сабырлык һәм татулык белән яши белү сыйфатлары аша ачып салды:

— Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, тырыш, гыйлемле, әдәпле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Һәм шуңа күрә үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган. Динне дә тарата белгән. Татарлар үзләре дә ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга да динебезне көчләп такмаган. Чөнки диндә көчләү юк! Аллаһ насыйбы белән моннан 1100 ел элек безнең борынгы бабаларыбыз иман китерә. Евразия киңлегендә тәүхид китергән иң беренче халык бит без! Ә Аллаһ теләгәненә иман бирә, теләгәненнән ала. Уйлап карагыз әле, җәмәгать: Багдад тикле Багдадтан карлы Болгар дәүләтенә Ибне Фадлан килә алыр идеме икән, әгәр Аллаһ теләмәсә?! Гасырлар буе кешелеккә гыйбрәт булсын дип, нәкъ менә татарларга исламны ирекле рәвештә кабул итәргә насыйп итә Ул. Кылычтан куркып түгел, ә күркәм үгет аша безнең бабайлар үз теләкләре белән 1100 ел элек иман китерә һәм шушындый ук күркәм үгет белән исламны бөтен Евразиягә тарата.

Күтәрелгән мәсьәлә турында Мөфти хәзрәт Хәнәфи мәзхәбе традицияләре, инкыйлабка кадәрге татарлар арасында таралган ислам гореф-гадәтләреннән мисаллар китереп сөйләде. Җәмгыятьтә килеп туган проблемаларның чишү юлларын да шулардан эзләргә чакырды.

Вәгазь тыңлаганнан соң, 6.30-да мөселманнар мөфтигә ияреп гает намазын укыды, соңыннан Изге Коръән аятьләре башкарылды һәм дога кылынды. Доганы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов шулай ук Казанның 175нче мәктәбендәге фаҗигадә вафат булганнар һәм зыян күргәннәр өчен дә кылды.

Ураза гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 13 май көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 10.00 сәгатьтә кабатлап күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү