Илнар Юсупов: Чыгарылыш кичәсе хәтеремдә тантаналы вакыйга булып истә калмаган

Тиздән мәктәпләрдә соңгы дәрес узар, укучылар соңгы тапкыр вальс әйләнер, ап-ак алъяпкычлар да соңгы тапкыр киелеп, иң өске киштәгә алынып куелыр.  Майның соңгы көннәре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әнә шулар белән истәлекле. Бүгенге сәхифәбез кунаклары да әнә шул саф, матур хатирәләре турында сөйләде.

Илнар Юсупов, «Болгар радиосы» алып баручысы:

– Мин үзем 9 сыйныфтан соң мәктәптән киттем. Шуңа да чыгарылыш кичәсе хәтеремдә тантаналы вакыйга булып истә калмаган. Безнең вальс дигәне дә юк иде. Концерт өлешен генә хәтерлим. Без – Айрат Абдуллин белән (Инсаф Абдулланың улы. – Ред.) белән укытучыларыбызга татар телендә рэп укыдык. Шуннан соң шәһәр буйлап җәяүләп киттек. Бөтен шәһәрне урап кайткан идек. Ә инде театр училищесында 4 ел укыганнан соңгы чыгарылыш кичәм аеруча истә калган. Бәйрәмнән соң курсташларымны үзебезнең бакчага җыйдым. Җырлап-биеп утырдык. Ул чакта җыйнаграк, тыйнаграк уза иде бәйрәмнәр. Әллә ни картаймасак та, безнең чорда башкача иде, дип сөйләргә калды хәзер. Хәзерге яшьләр артыннан өлгереп булмый.  Безнең чорда интернет, мобиль кушымталар актив булмады.  Бер-береңне кеше буларак белергә тырыштык, кыйммәтләр дә башка иде.


Фикер өстәү