Тешләрне ныгытуның бик гади ЫСУЛЫ

Сыр – аксым чыганагы. Аксым организмга яңа күзәнәкләр формалаштырганда кирәк. Сырдагы аксым тулысынча үзләштерелә. Анда аксым иттән дә күбрәк. Ул йөрәк-кан тамырлары өчен дә файдалы. Авыруга бирешмәс өчен көн саен бер кисәк сыр ашарга киңәш ителә. Моннан тыш сыр тешләрне кариестан саклавы, теш эмален ныгытуы белән дә игътибарга лаек. Ник дигәндә, ул  фосфор, кальцийга бай. Кальцийга булган тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен 70 грамм сыр ашау җитә, ди белгечләр.


Фикер өстәү