Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИның элеккеге ректоры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хактагы мәгълүмат республика җитәкчесенең рәсми сайтында чыкты.
Әлегә Гыйльметдиновның яңа вазифада нинди юнәлеш белән шөгыльләнәчәге билгеле түгел.
Альберт Гыйльметдинов Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Аннары югары уку йортында гомуми физика кафедрасында эшләде. 2009 елдан 2012 елга кадәр башта министр урынбасары, аннары Татарстан мәгариф һәм фән министры да булды. 2012 елдан 2021 елга кадәр КНИТУ-КАИ ректоры вазифасын биләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat