Баянчы Ильяс Шәрипов: «Бер мизгелдә «Менә, минеке бит бу!» дигән уй килде»

Гармун һәм баян телләрен бармаклары белән оста «иркәләүче»ләр турында стереотиплар яши. Бүгенге кунагыбыз Ильяс Шәрипов та яхшы таныш алар белән. Иң якын дусты – баяннан башка өйдән дә чыкмаучы егет белән иҗат, мәхәббәт һәм эстрада турында сөйләштек.

– Тәүге тапкыр кулыңа баянны кайчан алдың?

– Әтинең бер зур теләге бар иде: мине кул белән тотып эшли торган һөнәрле итәсе килде. Беренче сыйныфта укыганда, мине музыка мәктәбенә бирделәр. Аңа кадәр уенчык гармунымны «тарта» идем, ләкин артист булу турында хыялланмадым да. Ул чакта, гомумән, ни икәнен аңладыммы икән мин аның? Ләкин үземне хәтерләгәннән бирле баян булды кулымда. Башта нота өйрәндем, музыкаль белем алганда, дәфтәргә карап уйнау мөһим иде. Ә банкетларда уйный башлагач, эстрада белән «дуслашкач», күңелдән уйнауны үз иттем. Халыкка да шул кирәк бит.

– Соңгы вакытта сәхнәдә яшь баянчылар күбәеп китте. Нәрсә җәлеп итә сезне?

Ничек кенә баналь яңгырамасын, әмма беренче чиратта – татар мәдәниятенә якынаю теләге. Без шулай тәрбияләнгән инде: үзеңнеке якын, ватанпәрвәрлек хисе көчле. Икенчедән, татар эстрадасы яңа этапка күчә, үсә, үзгәрә. Ә бездә шуның бер өлеше булу теләге бар. Бу да җәлеп итәдер.

«Элек-электән кайберәүләрнең башында бер стереотип яши: гармунчы булса, ул, һичшиксез, авылдагы бер салгаларга яратучы абзый булырга тиеш. Хәтта минем дә әти белән әни шуннан чыгып фикер йөрткән булса кирәк: башта музыкаль белемне читтән торып кына алу яклы иде алар. Төп һөнәрем башка булырга тиеш, янәсе. Аннан гына фикерләре үзгәрде».

– Баянчылар тезмәләрне бик ярата. Халыкка ниндиләре ошый аларның?

– Берничә ел дәвамында эстраданың эчендә «кайнагач», шуңа игътибар иттем: көйләр һәм, гомумән, тезмәләр гадиерәк булган саен, тамашачы аны яхшырак кабул итә, ярата. Белмим, бәлки бу безнең әзерлексез булуны күрсәтәдер. Бәлки, тормыш катлаулы булган саен, кеше гадилеккә тартыладыр. Ләкин мин карашларның бераз булса да үзгәрәчәгенә ышанам.

– Үзең нинди көйләрне бик яратып башкарасың?

– Үзебезнең халык җырларын, ретро җырларны яратам. Ләкин аларның да халык арасында танылмаганнарын. Башкалардан кабатламыйча, каяндыр актарынып, үз тырышлыгың белән табып уйнаганнары кадерле. Бездә бит әллә нинди матур җырлар бар! Тик белми аларны тамашачы, заманында төшеп калган ул җырлар.

– Гармун-баянда уйнау – бер хәл, әле бит аларны карап торырга да кирәк. Кыйммәткә төшәме ул?

– Инструмент та сак кыланганны ярата. Ничек яхшырак тәрбиялисең, шуның кадәр озак уйныйсың. Ә чыгымнарын әллә ни кыйммәт дип әйтмәс идем. Еш кулыңа алсаң, вак-төяк «ремонт» эшләре ясап аласың инде.

– Ә, гомумән, баянчы булып кына тамак туйдыру мөмкинме?

– Әйе, һич зарланмыйм.

– Ә гаиләле кешегә?

– Киләчәктә гаиләмнең дә тамагын туйдыра алырмын дип ышанам.

«Бер мизгелдә «Менә минеке бит бу!» дигән уй килде. Шуннан бирле сәхнәдә үземне бик иркен тотам, һәр чыгыштан тәм табам. Баянда уйнау – һөнәрем, эшем, ашатучым булса да, аңа башкача карыйм».

– Гармунчы тормышы кызык хәлләргә байдыр ул?

– Берсендә ниндидер мәҗлескә чакырдылар. Кунаклар арасында еш кына җырларга яратучылар була. Алар аранжировка җибәрә, ә син шуның өстенә баянда уйныйсың. Шундый очракның берсе иде ул. Чыгып бастым, салмак кына көй куйдылар. Инде отып алып, матур гына уйный да башладым. Һәм җырчыбыз (моны беребез дә көтмәгән иде) кисәк кенә «рэп» стилендә җырлый башлады. Мин ике-өч секунд карап тордым да кереп киттем инде. Әй, көлдек!

– Кызлар ягыннан игътибар күпме?

– Әби элек: «Гармунчы булсаң, бөтен кызлар синеке булачак», – дия иде. Бу шулай ук – стереотип. «Аһ, син баянчымыни?» дип, артык исләре китми. Ләкин, сәхнә кешесе булгач, игътибар гел юк түгел. «Инстаграм» аша да язгалыйлар.

– Ә йөрәгең…

– …буш түгел.

– Ләкин шәхси тормышыңны әлегә күрсәтергә ашыкмыйсың, дөрес аңладыммы?

– Әйе, калганы сер булып калсын.

– Шулай да, булачак тормыш иптәшеңдә нинди өч сыйфат булырга тиеш?

– Беренчедән, ул һөнәремне тулысынча кабул итәргә тиеш. Икенчедән, нинди булсам да, яратсын иде инде ул мине. Һәм соңгысы – хөрмәт. Иң мөһимнәре шулдыр.

– Ә ул һөнәреңне хупламаса, нишләр идең?

– Мин еш кына: «Баянда уйнаудан башка берни эшли белмим», – дияргә яратам. Бәлки, шуның белән акланырмын. Белмим, ни булып бетәр, ләкин мин үземне башка һөнәрдә күз алдына китерә алмыйм.

– Сабантуйларга әзерләнеп беттеңме инде?

– Әйе. Алда 6–7 сабантуй көтә, Алла боерса.

– Син чыгышларыңны оештыру белән үзең шөгыльләнәсеңме?

– Әйе, барысы белән дә үзем килешәм.

– Андый әйберләр иҗатны «үтермиме»? Төрле кеше бар бит…

– Миңа, киресенчә, үзем хәл итү уңайлырак тоела. Шуңа карап, айлык планымны төзим. Администратор белән хезмәттәшлек итсәм, катлы-катлы булыр иде ул.

Ничек уйлыйсың, киләчәктә татар эстрадасында баянчылар белән эшләүче продюсерлар булырмы икән?

– Баянчы аерым артист буларак кабул ителә башласа, бәлки, булыр да. Хәзер ничек: алда – җырчы, артта – баянчы. Электән шулай инде ул. Баянчы алга чыкса, продюсерның кирәге чыгарга бик мөмкин.

– Ә син, алга чыгып, әйтик, сәгать ярымлык концерт бирергә әзерме?

– Концерт кую профессиональ баянчы өчен проблема түгел ул. Ләкин башка мәсьәлә бар бит: ничә кеше әзер моңа? Мин үзем киләчәктә концерт кую турында бик хыялланам, әмма ул тамаша озын гомерле булырмы, бер куелыр да онытылырмы – бу якларын уйлап бетерергә кирәк әле. Хәзер җырчыларның да хәле кыенрак бит…

Блиц-сораштыру

– Баян яки гармун?

– Баян.

– Баянда уйнаумы, әллә телефонда утырумы?

– Баянда уйнау.

Фильм яки спектакль?

– Спектакль, гәрчә театрга сирәк йөрсәм дә.

– Синең илһам чыганагың?

– Иҗат.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү